Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

2024 елның 16 маенда Теләче муниципаль җирлегендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы узды.

2024 елның 16 маенда Теләче муниципаль җирлегендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы узды.

Бөгелмә районыннан чарада 4 педагогик хезмәткәр – туган (татар) телдә белем бирүче Кодаш мәктәбе директоры Низамиева С.Н., татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Хафизова Р.Ә., милли мәгариф өчен җаваплы методист Хисамова Г.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе бүлекчәсе җитәкчесе Зәйнуллина Р.С. катнашты.

Чарар кысаларында дәреслекләр һәм китаплар, халык кәсебе продуктлары, милли киемнәр, татар халык ашлары һәм башка күп кенә күргәзмәләр оештырылган иде. Катнашучылар өчен Теләче районы мәгариф оешмаларының мастер-класслары үткәрелде, Теләче урта мәктәбендә 4 секциядә чыгышлар тыңланды.

Пленар утырыш Теләче районының мәдәният йортында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов катнашында узды.

02:36 23.05.2024 16+
1802
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top