В год Семьи -Гаилә елына багышлана
В год Семьи -Гаилә елына багышлана
“Ике кеше дә үзен җаваплы хис итсә генә, ялкын сүрелми” дигән канатлы сүзләр белән башланып китте 21 нче май көнне Мәдәни үзәктә балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасында үткәрелгән гаилә кичәсе. Бу бәйгедә финалга узучы ата-аналар: Шәнгәрәевлар,Пшеничниковлар,Романовлар,Габидуллиннар үз гаиләләренеңгореф-гадәтләре,традицияләре белән уртаклаштылар. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга-ашыга, сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул.
02:36 23.05.2024 16+