Бүген Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясендә "Сәйяр" республикакүләм балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона этабы гөрләп узды.
Бүген Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясендә "Сәйяр" республикакүләм балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона этабы гөрләп узды. Бу бәйге – талантлы яшьләр өчен чын театр осталыгы мәктәбе. Безнең мәктәпнең "Сәхнә" театр коллективы Зәки Зәйнуллинның "41 нең арбалы хатыннары" әсәреннән өзек сәхнәләштереп, бу югары дәрәҗәле конкурста үз сәнгатен күрсәтте. Чыгышлары тамашачыларның йөрәкләренә үтеп керде, осталыклары, табигый уены һәм сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары белән жюри әгъзаларын да гаҗәпләндерде. Хәзер без – тәэсирләргә бирелеп, нәтиҗәләрне сабырсызлык белән көтәбез. Җиңү яуларга язсын! Алга тагын да зур уңышлар көтүенә ышанып калабыз!!!!
19:19 29.04.2026 16+
Оставить сообщение: