Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

24 апрель көнне Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татарча диктант» Бөтендөнья белем тикшерү...

24 апрель көнне Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татарча диктант» Бөтендөнья белем тикшерү акциясе булып узды.
Бүген парта артына туган телгә битараф булмаган кешеләр үзләренең грамоталылыкларын тикшерү өчен җыелдылар. Акциядә катнашучылар татар телендә диктант яздылар, аның тексты очраклы гына сайлап алынмады — ул Тукай әсәрләреннән һәм биографиясеннән өзекләрне үз эченә алды.
Парта артына төрле яшьтәге укучылар гына түгел, педагоглар да, мәктәп хезмәткәрләре дә утырдылар. Акциядә барлыгы 30лап кеше катнашты.
Диктант нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы сертификат алачак.
15:02 24.04.2026 16+
26
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top