20 февраль Бөгелмә районында эшлекле сәфәр белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты...
20 февраль Бөгелмә районында эшлекле сәфәр белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов 28нче балалар бакчасында һәм 14нче татар гимназиясендә кунакта булды.Чараларда балаларның Туган телгә булган мәхәббәтләре үткән чаралардан күренә.Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган телләрдә аралашу бик мөһим. Пленар утырышта 14 татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатуллина Г.Ф. һәм 6 нчы мәктәптән фикультура укытучысы Алтынбаев Р.Р. яшь буынны татар халкының милли традицияләре нигезендә тәрбияләүдә кылган игелекле хезмәтләре очен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
12:01 24.02.2026 16+