Һәр елны республикабызда “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр бәйгесе үткәрелә.
Һәр елны республикабызда “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр бәйгесе үткәрелә. Бәйгенең максаты - "2023 - 2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту.18 нче февраль көнне безнең лицейда бәйгенең муниципаль этабы узды. Конкурста 1,5,9,11,16 нчы мәктәпләрдән, 2 нче лицейдан, 7 нче гимназиядән, Татар Димскәй мәктәбеннән, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаттан, Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясеннән 3-11 сыйныф укучылары катнашты. Безнең лицейдан 6 сыйныф укучысы Садыков Азат ( укытучысы Гайнутдинова Г.А.) призер булды. Азатка иҗади уңышлар телибез!
18 февраля в нашем лицее прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса юных поэтов и писателей «Илһам» («Вдохновение»). Цель конкурса – сохранение и развитие татарского языка, литературы, культуры. Всего в конкурсе приняли участие 14 учащихся школ нашего города и района.
Ученик нашего лицея Садыков Азат (6А класс) стал призером! Желаем ему творческих успехов!
19:27 20.02.2026 16+