Бүген безнен мәктәптә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби кичә узды.
Бүген безнен мәктәптә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби кичә узды.Бәйрәмгә шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән шигырь сөючеләр килде. Укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Алар Муса Җәлилнең балалар өчен язылган кызыклы, мавыктыргыч «Ишек төбендә», «Маэмай», «Карак песи», «Болында» шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Сәхнәдә «Чишмә», «Дару», «Кызыма» шигырьләре дә яңгырады. Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы сораулар аша укучыларның белемнәрен дә тикшерделәр. Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учереждениесенең мәгълүмати -методик үзәге методисты Хисамова Гөлнур Рәис кызы үзенең рәхмәтен белдерде һәм шигырь сөчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
#сош6БугульмаРТ
#Минпросвещения
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства
#НавигаторыДетства16
#КомандаВоспитанияРТ
#МинОбрНаукиРТ
21:37 13.02.2026 16+