Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

21 нче ноябрьдә Бөгелмә районы Карабаш икенче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль район күләмендә үткәрелгән семинары булып үтте

21 нче ноябрьдә Бөгелмә районы Карабаш икенче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль район күләмендә үткәрелгән семинары булып үтте. Семинарда Хисамова Гөлнур Рәис кызы, туган (татар) теле укытучылары катнашты. Чара бүгенге көндә актуаль булган темаларның берсенә – “Укучыларның коммуникатив, лингвистик һәм мәдәниара компетенцияләрен формалаштыру өчен белем бирү эшчәнлегендә үстерүче тел мохитен киңәйтү”гә багышланды. Семинар барышында килгән кунаклар Карабаш икенче урта мәктәбе туган тел укытучыларының эш тәҗрибәләре белән таныштылар: чыгышлар тыңладылар, ачык дәресләр, осталык дәресләре карадылар.
Тәрбия процессында театр сәнгатенең әһәмияте зур. “Кояшкай” балалар театр төркеме чыгышы да күңелләргә шатлык өстәде.
Мәктәптә талантлы һәм иҗади укытучылар эшли. Семинарда аларның иҗат җимешләре –“Тегү осаханәсе”ндә тегелгән костюмнардан, ”Рәсем сәнгате” студиясендә төшерелгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырылган иде.
Мәктәптә ачылган агрокласска сәяхәт берәүне дә битараф калдырмады.
“Укучыларның коммуникатив, лингвистик һәм мәдәниара компетенцияләрен формалаштыру өчен белем бирү эшчәнлегендә үстерүче тел мохитен киңәйтү” дигән темага багышланган семинар катнашучыларда уңай тәэсирләр калдырды һәм алар үзләренә күп мәгълүмат, яңалыклар алып, оештырылган чараны бик югары дип бәяләделәр.

#МБОУКарабашскаяШкола2
08:07 11.12.2025 16+
19
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top