26 сентябрьдә Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең яңа уку елына кабул ителгән планы нигезендә ТР Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү...
26 сентябрьдә Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең яңа уку елына кабул ителгән планы нигезендә ТР Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Урталай бүленгән алма” дип исемләнгән III төбәкара әдәби фестиваль узды.Бөгелмә методисты Хисамова Г.Р. һәм татар теле укытучылары бу чарада катнаштылар.
Чарада Ассоциация җитәкчесе, Мәгарифне үстерү институты доценты Фәттахова Рүзилә Фирдәвис кызы, “Мәгариф” журналының редактор урынбасары Хисматова Лилия Котдус кызы, Бөтендөнья татар Конгрессының Татарстан республикасы бүлекләре белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы катнаштылар.
14:17 01.10.2025 16+